Лениногорскида егет-кызлар трамплиннан сикерде

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча «Лениногорск очкыннары» Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Санкт-Петербург, Лениногорск, Әлмәт, Казан, Түбән Новгород, Красноярск шәһәреннән 65 спортчы катнашты. 

2009-2011 елгы егетләр арасында 2 нче урынны Лениногорск шәһәренең 4 нче мәктәбеннән Эмиль Вентнагель, 3 нче урынны 11 нче гимназия укучысы Рузаль Яппаров алды.

2012 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасыннан 2нче урынны лениногорскилы Иван Панин яулады. 

2012 елгы кызлар һәм аннан да яшьрәкләр арасында 3нче урынга Лениногорскиның 11 нче гимназия укучысы Риана Хлынова ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International