Район башлыгы һәлак булган сугышчының әнисе Вера Звонареваны Яңа ел белән котлады

2023 елның 29 декабре, җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәлак булган сугышчының әнисе Вера Звонареваны Яңа ел белән котлады.

Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов килде.

Чәй өстәле артында Рәгат Хөсәенов Вера Сергеевнаның сәламәтлеге, хуҗалыкның ничек алып баруы, аңа нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды.
Константин Звонарев 2022 елның июлендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була, 2022 елның октябрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән Константин Звонарев «Батырлык ордены»белән бүләкләнде.

Вера Сергеевнага нык сәламәтлек, бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International