Мордва Кармалка авылында яңа ФАП ачылды

2023 елның 29 декабре, җомга

Бүген Мордва Кармалка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Ачылышта Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Лениногорск РҮХ» ДАССОның баш табибы Рим Әмиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, җирлек башлыгы Ольга Кириллова, авыл җирлеге халкы катнашты.

Модульле ФАП авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен барысын да күздә тоткан иркен бинадан гыйбарәт. Мордва Кармалкадагы фельдшер-акушерлык пункты 300гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 11е балалар. Торак пунктта яшәүчеләр уңайлы шартларда беренчел медицина-санитар ярдәм ала, вакцинация уза, диспансерлаштыруның беренче этабы һәм профилактик медицина тикшерүе уза алачак.

Беренчел медицина-санитар ярдәм системасын үстерү 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган Сәламәтлек саклау милли проектының төп юнәлешләренең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International