25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида да махсус янгынга каршы режим кертелде

2023 елның 29 декабре, җомга

Хөрмәтле лениногорскилылар һәм  районыбыз кунаклары! 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелде.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1 - 3 куркыныч класслы пиротехник әйберләрне (бенгал утларыннан, хлопушкалардан тыш) куллану тыела:

Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линия)чикләреннән 500 метр ераклыкта;

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп булган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән 30 метр ераклыкта;

Күп фатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта.

РФ законнары нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча административ штраф салуга китерә: гражданнарга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга-дүрт йөз мең сумнан сигез йөз мең сумга кадәр.

Пиротехниканы җибәрү махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкта рөхсәт ителә, ул Лениногорск шәһәрендә Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендә, чокырда урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International