Лениногорскида сугыш ветераннарын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында "Яңа ел белән, ветеран!" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары котлаулар һәм бүләкләр алдылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Рутковскаяны якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котладылар.

Декабрьдә Александра Макаровнага 99 яшь тулды. Ул кунакларны күтәренке кәефтә каршы алды, игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Ул Лениногорск районының Воздвиженка авылында туган. 18 яшендә үз теләге белән ФЗӨгә укырга китә һәм бер елдан соң немецлар җимергән тимер юлларны торгыза.

Рәгат Галиәгзам улы ветеранның сәламәтлеге, яшәү шартлары белән кызыксынды һәм озын гомер теләде!

Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфикова якынлашып килүче Яңа ел белән  сугыш ветераны Габдрахман Зиятдин улы Биктаһировны котлады һәм бүләк тапшырды.

Габдрахман Зиятдин улы 1927 елда туган, 1944 елда Совет Армиясе сафларына чакырылган. Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша. Лениногорскта СУМРда, аннары Карабаш УТТда эшли. Пенсиягә «Лениногорскнефть» идарәсенең УТТ-1дән китә.

Тагын бер ветеран - Чатуров Андрей Дмитриевич янына Лениногорск районы Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Минһаҗев килде. Ул ветеранны һәм аның кызын Яңа ел белән котлады һәм аларга азык-төлек җыелмаларын тапшырды.

Андрей Дмитриевич 1927 елның 12 сентябрендә Мордва Кармалка авылында туган. 17 яшендә фронтка китә. Ул фашист Германиясен Җиңүнең шаһиты була һәм ерак көнчыгыштагы сугышта катнаша.

Сугыш ветераны Сафуанов Исмәгыйль Сафуан улы Керкәле авылында яши, ноябрьдә аңа 97 яшь тулды.

Исмәгыйль Сафуан улы 17 яшендә Совет Армиясе сафларына алына. 1944 елда Шөгер хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Япония сугышы башланганнан соң ук аны сугышка җибәрәләр, җәяүләп Харбинга кадәр барып җитәләр,  бераздан Владивостокка, аннары Камчаткага күчерәләр. 1950 елның 15 ноябрендә демобилизацияләнә.

Аны якынлашып килүче Яңа ел белән авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов котлады. Ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләде һәм бүләкләр тапшырды.

Мәгълүмат өчен. "Яңа ел белән, ветеран! акциясе «Бердәм Россия»партиясе ярдәме белән бөтен ил буенча уза. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, волонтерлар сугыш ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйлар һәм бүләкләр тапшыралар. Безнең ветераннарга бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International