Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск Картлар йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котларга килде.
Интернат-йорт 1997 елда төзелгән, анда бүгенге көндә 79 кеше яши, аларның барысының да язмышлары төрле, һәрберсенең үз тарихы бар. Интернат алар өчен уртак туган йорт булып киткән.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов интернатта яшәүчеләргә татлы бүләкләр алып килде, аларны котлады, Яңа елда ныклы сәламәтлек теләде.
Концерт номерлары белән Мәдәният сараеның иҗади коллективлары котлады, Кыш бабай һәм Кар Кызы да килгән иде.
Шулай ук район Башлыгы интернат-йортта яшәүчеләр оештырган «Теләкләр чыршысы» теләген үтәде, тиздән аларда яңа телевизор барлыкка киләчәк.