Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Беренче мәсьәлә буенча - Лениногорск районы территориясендә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту, тарату, куллану һәм психоактив матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять турында 11 ай йомгаклары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Фомин таныштырды.

Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегендә 48 җинаять теркәлгән, 45е тикшерелгән. Административ җаваплылыкка 130 кеше тартылган.Башлыча, җинаятьчеләр синтетик чаралар саклаган өчен тоткарланган. Яшьләрнең ял итү һәм туплану урыннары буенча оператив хезмәтләр тарафыннан даими тикшерүләр үткәрелә, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция хезмәткәрләре ата-аналар һәм укучылар белән әңгәмәләр үткәрә. Бу юнәлештә эш даими контрольдә тотыла һәм дәвам итәчәк.

Утырышта район территориясендәге наркологик вәзгыять, реабилитация хезмәтләре күрсәтүче дәүләтнеке булмаган оешмаларның эше, халыкның наркотикларга каршы дөньяга карашын формалаштыруда массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Наркоманияне профилактикалау буенча ведомствоара план һәм Лениногорск районында наркотикларга каршы комиссиянең 2024 елга эш планы, наркоманияне профилактикалау буенча дини конфессияләр һәм иҗтимагый оешмаларның эшен оештыру турында комиссия секретаре, район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Марат Якупов чыгыш ясады.

Утырыш ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов тыелган матдәләр куллануны профилактикалау, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар санын киметү эшен дәвам итәргә, наркотикларны законсыз куллану өлешендә мәгълүмати-пропаганда эшен көчәйтергә һәм комиссия тарафыннан рейдлар үткәрүне арттырырга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International