Чара Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда оештырылган иде.
Анда мәктәп укучылары катнашты. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук уку алдынгылары, иҗат һәм спорт бәйгеләренең җиңүчеләре, активистлар, социаль категория вәкилләре дә бар иде.
Кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде, Яңа ел белән котлады, хыялланып яшәүләрен һәм үз көчләренә ышанычны югалтмауларын теләде.
Республика Чыршысы бәйрәмендә укучылар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төп темасы - дуслык һәм хыялларга таба бару.
Соңыннан балаларга татлы Яңа ел күчтәнәче тапшырылды.