Лениногорск муниципаль районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Кәримова Альбина һәм Исаева Мария тарафыннан «Яңа ел могҗизалары»темасына чара оештырылды.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Чара кысаларында белгечләр Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарына киенеп, балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Балалар шигырьләр укыдылар, биеделәр, аннан соң аларга бүләкләр бирделәр.