Һәр ел саен 1 февральдә, сертификат бирелгән көнгә карамастан, ана капиталы индексацияләнә. Әгәр дә сез аны элек кулланмаган булсагыз яки өлешчә кулланган булсагыз, сумма билгеләнгән процентка күбрәк булачак.
Бу ничек була соң:
- Ана капиталы өлешчә кулланылган булса - аның калдыгы арта
Ана капиталы кулланылмаган очракта бөтен сумма индексацияләнә.
2024 елда индексация 7,5% дәрәҗәсендә фаразлана. Бу очракта беренче балага ана капиталы суммасы 630 967,72 ₽ һәм икенче балага 833 800,37 ₽ тәшкил итәчәк.
Актуаль сумманы белү өчен, дәүләт хезмәтләрендә калган маткапитал турында күчермәгә заказ бирегез.