Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс Фонды тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан «Знай наших» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде. Катнашучылар булып тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтүче кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм үзмәшгульләр була ала.
Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, укыту программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, эре чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак. Җиңүчеләрне сайлаганда ел әйләнеше үсеше темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюрисының фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак.
Гаризалар 31 гыйнварга кадәр кабул ителә: (https://идея.росконгресс.рф/brand).