Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Социаль яклау» блогында «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар буенча исәпләүләрне карау» сервисы гамәлгә ашырылды, ул гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламаларның агымдагы исәпләүләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.