Рәгать Хөсәенов хәрбиләргә һәм шефлык ярдәменә алынган территорияләргә гуманитар ярдәмне илтте

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 11 декабрьдә махсус хәрби операция зонасына дип юлга чыкты.

Рәгать Хөсәенов битараф булмаган лениногорскилылардан хәрби операциядәге ир-егетләргә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное халкына 22 тонна авырлыкта гуманитар ярдәм илтте.

Гуманитар йөктә төзелеш материаллары, яңа УАЗ машинасы, әлеге машина Рубежное госпитале өчен, балаларга яңа ел бүләкләре, дарулар, тепловизорлар, киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, итле консервалар, автоном мичләр, генераторлар, адреслы посылкалар бар иде, шулай ук хәрбиләр өчен Chevrolet Niva автомобиле.

Рәгать Хөсәенов Лениногорскидан булган хәрбиләр белән очрашты, аларга адреслы посылкаларны, гаиләләреннән хатлар тапшырды. Хәрбиләрдән киләсе гуманитар йөк өчен нәрсәләр кирәк буласын белеште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International