Бүген мэрия бинасында «Эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды, аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде.
Киңәшмәдә министрлыкларга һәм ведомстволарга караган хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Һәркем узган атнадагы эш турында хәбәр итте, район башлыгы үз чиратында алдагы атнага бурычларны билгеләде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага билгеләгән төп бурычлар:
- халыктан килгән җылыту буенча барлык мәсьәләләрне эшкә алырга һәм хәл итәргә;
-ял көннәрендә яуган явым-төшемнәр белән бәйле рәвештә, кыска вакыт эчендә гомуми файдаланудагы юлларда һәм ишегалларында кар җыюны оештырырга;
-Үзәк чыршы ачуны югары дәрәҗәдә уздыру;
-Яңа ел бәйрәмнәренә районның барлык хезмәтләрен әзерлек белән үткәрергә;
-Лениногорск районы балалары өчен яңа ел бәйрәмнәрее оештырырга;