Спартакиада - 2023

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген, 2023 елның 12 декабрендә "Юность" спорт комплексы тирында Лениногорск шәһәренең уку йортлары арасында пневматик винтовкадан ату буенча беренчелек узды.

Кызлар арасындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча:

1 урын-Токмачева Радмила (ГАПОУ "ЛНТ");
2 урын-Касыймова Аделия ( ЛФ "КНИТУ-КАИ")
3 урын - Юнысова Рамина ("ЛМХПК"ГАПОУ)

Егетләр арасында 1 урынны Жуков Игорь (ГАПОУ ЛМХПК), 2 урынны Бекчанов Тимур ("ЛНТ"), 3 урынны Нугуманов Камиль (ЛФ КНИТУ - КАИ) алды.

Гомумкоманда зачетында 1 урын ГАПОУ Лениногорск нефть техникумы командасында, 2 урын ЛФ КНИТУ-КАИ командасында, 3 урын ГАПОУ ЛМХПК командасында.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, алга таба да спортта зур  казанышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International