Авыл халкына пенсиягә өстәмә түләү

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Эшләмәгән авыл пенсионерлары картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен арттырырга хокуклы.

Өстәмә күләме 1892 сум тәшкил итә. Бу фиксацияләнгән түләү күләменең 25 проценты.

Пенсиягә өстәмә алу өчен шартлар:

- авыл җирлегендә яшәү;

- авыл хуҗалыгында үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылык өлкәләрендә билгеле бер вазифаларда 30 елдан да ким булмаган эш стажы;

- хезмәт эшчәнлеге факты булмау.

Мөһим! Билгеләнгән өстәмә авылдан шәһәргә күченгән очракта да саклана.

Авыл хуҗалыгы стажы өчен өстәмә түләү алган пенсионер эшкә урнашырга карар кылгач, түләү туктатылачак, әмма эштән азат ителгән очракта ул кабат гариза бирә ала, һәм шул чакта өстәмә түләү яңадан торгызылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International