Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Бердәм Россия" партиясе конференциясендә катнашты

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Лениногорск районы делегациясе Казанга «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясенә килде.

Делегация составында: Лениногорск районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе фракциясе җитәкчесе Сергей Тимаков, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары, депутатлар төркеме җитәкчесе Гөлфирә Рафикова һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов бар иде.

Конференциядә 2023 елда төбәк бүлекчәсе эшенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан бердәмроссиялеләре 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XXI съезды делегатларын сайладылар, шулай ук берничә оештыру мәсьәләсен хәл иттеләр.

Конференция ахырында партия конкурсларында җиңүчеләрне, партиянең актив әгъзаларын ТР Дәүләт бүләкләре, Дәүләт Советы Рәисенең һәм "Бердәм Россия"Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International