2023 елның 1-10 декабрендә «Бердәм Россия» партиясе оешуга 22 ел тулуга багышланган гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында Бердәм Россия депутатлары үз сайлаучыларын шәһәрнең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кабул итте.
Лениногорск халкынан 20гә якын мөрәҗәгать эшкә кабул ителгәниде. Мөрәҗәгатьләр, нигездә, шәһәрдә маршрут автобусларын йөртүне гамәлгә ашыруга (2), урамнарны яктыртуга (1), ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләренә (3), торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә (2), гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Мөрәҗәгатьләрнең 35% тан артыгы кабул итү барышында канәгатьләндерелгән, калганнары эшкә алынган.