Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемгә йөрүче аутизм спектры бозылган социаль хезмәтләр алучылар өчен Туган якны өйрәнү музеена бару оештырдылар.
Экскурсия вакытында катнашучыларга Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы табигый казылмалар, Лениногорск районы флорасы һәм фаунасы турында сөйләделәр. Экскурсантлар табигать залларындагы экспозицияләрне карап чыктылар, безнең җирлектә яшәүче кошлар һәм хайваннарның күптөрлелеге белән таныштылар. Куян, бүре һәм хәтта болан чучеласын күрә алдык. Экскурсия бик кызыклы килеп чыкты.
Экскурсантлардан рәхмәт сүзләре әлеге экскурсияне үткәргән музей хезмәткәрләренә бүләк булды. Мондый чаралар аутизм спектры бозылган социаль хезмәтләр алучыларның тормышларын төрлеләштерергә, аларны эчтәлеклерәк һәм кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә.