«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге хәзерге вакытта 19 федераль партия проектын һәм 4 төбәк проектын гамәлгә ашыра, алар ил үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә ала.
«Чиста ил» проекты партиянең, федераль һәм төбәк хакимият органнарының, профессиональ экологларның, җәмәгатьчеләрнең, волонтерларның, Россия гражданнарының тырышлыкларын берләштерергә һәм халыкның көндәлек тормышында очраткан экологик проблемаларны нәтиҗәле хәл итәргә тиеш.
Яңа катнашучыларны теркәү Чиста ил федераль партия проектының яңа сайтында авторизация буенча үткәрелә https://ecology.er.ru.