Конституция көне алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән түгәрәк өстәле форматында чара уздырды.
Чараның максаты-гражданлык, патриотизм хисе, законга хөрмәт тәрбияләү.
Социаль педагог балигъ булмаганнар белән әңгәмә вакытында Конституциянең җәмгыять өчен хәзерге әһәмияте турында фикер алышты. Балалар гражданның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Алар викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен сынап карый алдылар, һәм алар моны уңышлы башкардылар.
Чара ахырында катнашучылар һәр граждан, җәмгыять һәм дәүләт алдындагы бурычларын онытмыйча, үз хокукларын саклап, иҗтимагый тормышта актив катнашучы була ала дигән нәтиҗәгә килделәр.