Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кыска вакытлы ялга килгән мобилизацияләнгәннәр белән очрашты.

Очрашу район Башлыгы кабинетында  дусларча, җылы атмосферада үтте. Балалар хезмәт, алгы сызыктагы шартлар һәм кирәкле әйберләр, подразделениеләрне матди-техник тәэмин итү турында сөйләделәр.

Рәгат Галиәгзамович егетләрнең үзләренә, гаиләләренә кирәкле ярдәм турында сорашты. Тиешле хезмәтләр тарафыннан үтенечләр язып алынды һәм контрольгә  куелды..

Район башлыгы сугышчыларга махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә көн саен күрсәткән батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Исегезгә төшерәбез, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү бара. Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләр РФ законнары нигезендә барлык тиешле социаль ташламалар һәм түләүләр белән тәэмин ителә.

Контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр Лениногорск шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала: Шашин проспекты, 24 адресы буенча. Белешмәләр өчен Телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе) хәрби комиссариат, 5-03-16, 5-12-28 администрация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International