9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көн - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары истәлегенә чын күңелдән хөрмәт күрсәтү.
Бүген «Мәңгелек ут»мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, ветераннар советы вәкилләре, хокук саклау органнары, оешмалар һәм предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
1917 елга кадәр 9 декабрьдә Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме билгеләп үтелә. Ә 2007 елдан ул тарихка Ватан Геройлары көне буларак кереп кала. Бу көнне без сугыш кырыннан кайтмаган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез.
Ватан Геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.