Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәлак булган солдатның әнисенә Батырлык ордены таныклыгы тапшырды

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген район Башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган Ренат Насыйбуллинның әнисенә Батырлык ордены таныклыгын тапшырды.

Ренат Рөстәм улы агымдагы елның июнендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен сугышчы югары дәүләт бүләгенә лаек булды.

Рәгат Галиәгзам улы геройның әти – әнисенә Ватаныбыз патриоты улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Район башлыгы шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт үткән өлкән сержант Михаил Иванович Конахинга сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын тапшырды. Агымдагы елның февралендә хәрби хезмәтләре өчен ул Чечен Республикасының «Әхмәт-Спецназ» ордены белән бүләкләнгән булган.

Рәгат Галиәгзам улы махсус операция вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International