Эш бирүчеләр 15 декабрьдән дә соңга калмыйча ноябрь өчен иминият взносларын түләргә тиеш

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

ТР буенча СФР бүлеге эш бирүчеләргә җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминият буенча иминият взносларын киләсе айның 15 нче көненә кадәр түләргә кирәклеге турында хәбәр итә.

Взнослар түләгәндә срокны күчерүнең гомуми кагыйдәләре буенча эш итәргә кирәк: әгәр түләүнең соңгы көне ял көненә яки эш көне булмаган көнгә туры килә икән, ул якынрак эш көненә күчерелә.

Шулай итеп, 2023 елның ноябрь аенда мәҗбүри социаль иминият буенча иминият взносларын түләүнең соңгы көне — 15 декабрь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International