27 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Лениногорскида «Теннис - Холл» спорт корылмасы кортында, «Татнефть» ААҖ спонсорлык ярдәме белән, 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Татарстан Республикасы беренчелеге турниры узды. III А категорияле турнир беренче тапкыр үткәрелә.
Бер атна дәвамында кортларда үз яшь категориясендә иң көчлеләр исеме өчен илебезнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Сочи, Екатеринбург, Самара, Уфа, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Русская-Борковка, шулай ук Лениногорск спортчылары көрәште, шуның аркасында кортларда көндәшлек атмосферасы хөкем сөрде. Матчлар киеренке, кызыклы һәм мавыктыргыч мизгелләргә бай иде.
Нык көрәш нәтиҗәсендә турнир тәмамланды:
Яшүсмерләр арасында төп турнир:
1 урын: Әмир Гайсин Уфа шәһәре
2 урын: Никита Симакин Казан шәһәре
3 урын: Мират Әминев Уфа шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын: Самара шәһәре Екатерина Воронова
2 урын: Валерия Исаева Казан шәһәре
3 урын: Диләрә Үтәшева Уфа шәһәре
Парлы турнир (Микст):
1 урын: Екатерина Воронова, Самара шәһәре / Кирилл Агафонов, Уфа шәһәре
2 урын: Милана Телякова, Русская –Борковка авылы / Никита Симакин, Казан шәһәре
3 урын: Виктория Севостьянова, Самара шәһәре / Захар Каратаев, Әлмәт шәһәре
Лениногорск исеменнән турнирда Виктория Ефимова 1/8 финалга кадәр барып җитте, Ксения Трифонова һәм Виктория Праслова 1/8 финалга кадәр барып җитте. Барлык егетләр дә лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы дәрәҗәдәге уен күрсәттеләр.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.