Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Рәгать Хөсәенов, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең 22 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында, гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.
Район халкының 5 мөрәҗәгате каралды, мәсәлән, күп балалы гаиләгә матди ярдәм күрсәтү, юлны ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык өчен бурычлар проблемасы һәм башкалар.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсе белән шәхси сөйләшү булды, барысына да тиешле аңлатмалар бирелде. Шулай ук Рәгать Галиәгзам улы хезмәт җитәкчеләренә проблемалы моментларны хәл итүдә ярдәм итәргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 22 ел тулуга багышланган гражданнарны кабул итү декадасы үткәрелә.
Алдан язу һәм өстәмә мәгълүмат
телефон: (85595)5-16-11.