Үзәк китапханәдә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән очрашу

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

4 декабрьдә, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән очрашу узды.

Марс Юныс улы гомерен табиб һөнәре белән бәйләгән шәхес. Шул ук вакытта күңелендә һәрвакыт туган телгә, әдәбитка мәхәббәт йөртә һәм шигырьләр иҗат итә. Шагыйрь бүгенге көндә 14 китап авторы. Аның “Яраларны юа мәхәббәт”, “Мин ярата беләм”, “Бер елмаюың җитә”, “Синең өчен”. һәм башка шигырьләр җыентыклары китап укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Туган телгә, моңга мәхәббәт белән сугарылган шигъри шәлкемнәре очрашуга килүчеләр күңелендә якты хисләр калдырды. Аның тормыш иптәше Мәдинә ханымның да йогынтысы зур. Бу гаилә тулаем алганда әдәбият мәдәният белән рухланып, илһамланып гомер итә.

Марс Юныс улы бүгенгесе көндә 200 җыр авторы да, аның сүзләренә язылган җырларны Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илдар Хәкимов, Алсу Әбелханова кебек җырчылар башкаралар.

Очрашу барышында шигърият сөючеләр шагыйрьнең үзенчәлекле шигырьләре белән таныштылар, автор сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңладылар. Шулай ук Марс Юныс улы тамашачларны кызыксындырган сорауларга да төпле җавап бирә белде. Гомумән алганда Марс Хафизов иҗаты беркемне дә битараф калдырмады, җырлары исә онытылмаслык сәхифә булып күңелләргә күчте. Бүгенге очрашу залда утырган тамашачының күңеленә хуш килде.

Ерак араларны якын итеп очрашуга килгәне өчен Марс Юныс улына Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән тирн рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын, иҗат чишмәсе саекмасын, халкыбызның күңеленә үтеп керердәй шигырьләр иҗат итүен теләп калабыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International