Лениногорскилылар игътибарына! 5 декабрьдән шәһәр урамнарыннан кар чистарту һәм чыгару башланачак

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә 6.00 сәгатьтән шәһәр урамнарыннан кар чистарту һәм чыгару башланачак. Беренче чиратта, үзәк урамнардан: Шашин, Садриев, Вахитов һәм Моряков урамыннан чыгарачаклар.

Хөрмәтле транспорт хуҗалары, урамнарны кардан чистарту вакытында сездән машиналарыгызны юл буенда калдырмавыгызны сорыйбыз.

Бу хәлне аңлап кабул итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International