Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов планеркада алдагы атнага төп бурычларны билгеләде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре предприятиеләре, оешмалары, территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив вәзгыять, бүлек хезмәткәрләренең бер атна эчендә башкарган эшләре турындагы докладыннан башланды.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, хезмәтләре җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе азагында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләр алдына берничә бурыч куйды:

1.Хезмәт күрсәтүче оешмаларның юл хезмәтләре җитәкчеләренә юлларны, территорияләрне чистарту эшен көчәйтергә.

2. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту һәм күзәтү, тиешле хезмәтләргә янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтергә.

3. Сулык территорияләрендә иминлекне тәэмин итү буенча халык арасында профилактика эшен актив алып барырга.

4.Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөк формалаштыру эшен дәвам итәргә.

5. Район башлыгы Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны лаеклы уздырырга кушты. Шимбә көнне, 9 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салыначак, 12.00 сәгатьтә «Юность» спорткомплексында Ватан Геройлары көненә багышланган бокс буенча беренче турнир узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International