Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья кешеләре ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Бу көн ВИЧ таралуны туктату кирәклеген искә төшерә.
ВИЧ - инфекциянең таралу сәбәпләренең берсе булып инфекция куркынычын түбән бәяләү кала.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәркемне үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга һәм үз сәламәтлегенә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ел саен ВИЧ-инфекциягә ирекле тикшеренү үтәргә чакыра.
Мөһим: ВИЧ-инфекция өчен лаборатория тесты гына вирусны вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
Түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү уздырыла торган медицина оешмалары адресларында ВИЧ-тест узу тәртибе турында «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССО сайтында белергә мөмкин, ышаныч телефоны: (843)272-70-90.
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге тарафыннан күрсәтелгән чорда 8 800 555 49 43 телефоны буенча ВИЧ-инфекция проблемасы буенча «кайнар линия» оештырылачак.
Кирәкле мәгълүматны шулай ук интернет-ресурсларда да алырга мөмкин: СТОПВИЧСПИД.РФ һәм o-spide.ru.