Электрон сертификат нәрсә ул?
Электрон сертификат-индивидуаль реабилитация/абилитация программасы (ИПРА) тарафыннан тәкъдим ителгән техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү сервисы. Аның ярдәмендә махсус кибетләрдән сатып алырга мөмкин.
❓ Электрон сертификат аша нинди техник чаралар сатып алырга мөмкин ❓
Электрон сертификат буенча коляскалы урындыклар, протезлар, таяклар,абсорбцияләүче средстволар һәм башка әйберләр сатып алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында электрон сертификат буенча техник реабилитация чараларын кайда сатып алырга мөмкин ❓
Республикада «электрон сертификат» системасы буенча 12 махсуслаштырылган кибет эшли. Шулай ук сертификат буенча техник реабилитация чаралары OZON маркет-плейсында да бар. Сату нокталары карточкаларда күрсәтелгән.
Электрон сертификат алу өчен кая барырга ❓
Сертификатны рәсмиләштерү өчен шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында, СФР сайтында яки Фондның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза биш эш көне эчендә карала.
Сатып алганнан соң гражданнан бернинди дә раслаучы документлар таләп ителми. Барлык кирәкле мәгълүматлар социаль фондка автомат рәвештә керәчәк.