«Сәрвиназ»ансамбле - беренчеләр

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

28-29 ноябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында педагог һәм остаз елына багышланган «Беренчеләр тавышы» хор коллективларының I республика ачык фестиваль-конкурсының көндезге этабы узды.

Фестиваль балалар һәм яшьләр арасында рухи-әхлакый һәм тарихи-мәдәни кыйммәтләрне формалаштыруга, тәрбияләүгә һәм популярлаштыруга, хор сәнгатен үстерүгә, талантлы һәм перспективалы балалар һәм яшүсмерләр хор коллективларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Эстрада хоры» номинациясендә безнең вокалистлар - Сәрбиназ ансамбле җиңүче булды, ә коллектив җитәкчесе Рәмзия Галимова хор сәнгатен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен фестивальнең рәхмәте белән билгеләп үтелде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International