Мэриянең утырышлар залында Гөлфия Арсланова рәислегендә муниципаль район территориясендә «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указга кул куйды, ул илдә милли проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.
Безнең муниципаль районда 10 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. «Демография» милли проектының максатлары-гомер озынлыгын арттыру, шул исәптән системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар санын арттыру хисабына. Милли проектта мөһим урын булып балалы гаиләләргә ярдәм итү тора, бу илдә тууның түбән булуы белән бәйле проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш.
Милли проект куйган бурычларны тормышка ашыру максатыннан «2020-2024 елларга Лениногорск муниципаль районы халкы арасында җәмәгать сәламәтлеген ныгыту»муниципаль программасы кабул ителде. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашыру кысаларында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, тәмәке тартудан һәм алкогольле продукцияне кулланудан баш тартуга юнәлдерелгән төрле профилактик чаралар, шулай ук халыкның барлык катламнарына профилактик медицина тикшерүләре үткәрелә.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Лениногорск РҮХ» ДАССОның эшчәнлеге турында баш табиб Рим Әмиров сөйләде.
Лениногорск районында Кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Наумова «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләрне анализлау белән таныштырды. Шулай ук район халкы арасында медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе турында аноним анкета нәтиҗәләре дә яңгырады.