Юрий Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында, 6 нчы мәктәпнең 4А сыйныф укучылары өчен «Чуаш халкының традицияләре һәм йолалары» фольклор бәйрәме уздырды.
Бәйрәм барышында балалар чуаш халкының этник тарихы һәм мәдәнияте белән танышты. «Чуаш мәдәниятенең байлыгы һәм күптөрлелеге» китабы күргәзмәсе оештырылып, балаларга чуашларның мәдәнияте һәм бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары турында әдәби басмалар тәкъдим ителде.
Шулай ук, чуаш халкының милли ашлары белән дә танышты алар. Өстәлгә пешерелгән тәм-томнар да куелган иде. Милли киемнәр, тукыма, орнамент, чигү үрнәкләре дә күрсәтелде.
Балалар чуаш милли баш киемнәре һәм сувенир курчаклар күргәзмәсен дә зур кызыксыну белән карады.
Чуаш телендә шигырьләр дә сөйләнде, «Мәкальне дәвам ит», «Табышмакны чиш» викторинасы да үткәрелде.
Яңа Сережкино авылыннан килгән кунаклар кулдан эшләнгән милли уен коралларын кулланып халык җырларын башкарды. Алар балалар белән «Ят ямалла» (Угадай имя) чуаш халык уенын уйнады, «Йава» (Колобок) милли сыеннан авыз иттерде.