Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге 66-ПСЧ янгын сүндерү бүлекчәләре һәм «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАССО хезмәткәрләре белән берлектә торак йортларны, фатирларны даими рәвештә әйләнеп чыгалар.
Шәһәр һәм район халкы белән «Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы»темасына янгынга каршы инструктаж үткәрелә. Шулай ук шәһәр һәм район халкының социаль якланмаган катламнарына автоном янгын хәбәрчеләрен бушлай урнаштыру буенча эш алып барыла.