Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов планеркада агымдагы атнага төп бурычларны билгеләде

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятиеләр һәм оешмалары, территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив вәзгыять, бүлек хезмәткәрләренең бер атна эчендә башкарган эшләре турындагы докладыннан башланды.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, хезмәтләре җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе азагында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләр алдына берничә бурыч куйды:

1.Хезмәт күрсәтүче оешмалар,  юл хезмәтләренә юлларны, территорияләрне чистарту эшен көчәйтергә.

2. Сулык территорияләрендә иминлекне тәэмин итү буенча халык арасында профилактика эшен актив алып барырга.

3. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту һәм күзәтү, тиешле хезмәтләргә янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтергә.

4.Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөк формалаштыру эшен дәвам итәргә.

5. 1-10 декабрьдә муниципаль районда мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы узачак. Барлык Предприятиеләргә һәм оешмаларга актив катнашырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International