Лениногорскида Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды

2023 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Россиядә бәйрәм үзе ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Котлау сүзләре белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, һәр кеше өчен әни иң кадерле кеше. Ул яшь әниләргә ана сертификатлары тапшырды.

Тамашачылар өчен бик матур концерт әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International