Үзйөрешле машиналар йөртү өчен укыган курсантлар арасында имтихан булды.
Лениногорск политехник колледжда А1, В, С, D, E категориясе буенча үзйөрешле машиналарны йөртергә өйрәнүчеләр өчен курслар үтте.
Имтихан бирүчеләр теоретик өлештә машиналарны эксплуатацияләү буенча белемнәрен күрсәтте. Практик өлештә тиешле категориягә туры килүче техникаларда йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтиханга 30 кеше гариза биргән, шуның 9ы килмәгән, ике кешенең медицина белешмәсе кагыйдәләргә туры килмәгән.
15 курсант имтиханны уңышлы тапшырган, өч кеше исә яңадан тапшырачак.