Лениногорск мэриясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 24 ноябре, җомга

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә мэриянең утырышлар залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Утырыш эшендә ведомствоара комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, мәдәният, спорт идарәләре җитәкчеләре, уку йортлары җитәкчеләре, шәһәр һәм район мәктәпләре директорлары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчин үзенең чыгышында бүгенге көндә иң актуаль булган мошенниклык төрләрен әйтте һәм аларны булдырмау буенча киңәшләр белән таныштырды. Кызганычка каршы, бу җинаятьчел төркемнәргә балигъ булмаганнарны җәлеп итү очраклары теркәлгән. Ул мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары оештыру һәм профилактика эшен көчәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Шәһәр прокуроры урынбасары Максим Малышев ата-аналар арасында аңлату эшен көчәйтергә чакырды.

Мәгариф идарәсе башлыгы Вәгыйз Санатуллин уку йортларында алып барылган профилактик эш турында сөйләде.

Барлык чыгышлардан соң утырышта катнашучылар фикер алышты.

Утырышка район башлыгы Рәгать Хөсәенов йомгак ясады. "Профилактик эшне камилләштерүнең нәтиҗәлерәк чараларын һәм юлларын табарга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International