10 нчы мәктәп укытучысы Эльмира Димиева "Милли традицияләрдә тәрбия" номинациясендә өченче урынны алды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бинасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне җиде номинация буенча билгелиләр, һәркайсында өч призлы урынны бүлеп бирәләр. Бүләкләрне 25 конкурсант алды.

Лениногорск муниципаль районыннан делегациягә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Гөлнара Вәгыйзова, җаваплы сәркатибе, комиссиянең баш белгече һәм конкурсның зона этабы җиңүчесе Эльмира Димиева керде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Туган тел укытучысы Димиева Эльмира Альянс кызы «Милли традицияләрдә тәрбия» номинациясендә өченче урынны алды, диплом һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International