Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә агымдагы елның 20-30 ноябрь көннәрендә «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфаты» дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштырулар»бүлегендә онлайн анкета сораштыру үткәрү аша башкарыла. Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/dostupnost-i-kachestvo-okazaniya-finansovih-uslug-6382929.htm
Сораштыруда катнашырга Лениногорск муниципаль районының 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк булган, төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган (эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, пенсионерлар, эшсезләр, студентлар, укучылар һ.б.) кешеләрен чакырабыз.
Тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.