Шәһәр һәм район Советлары депутатлары бюджетны беренче укылышта кабул иттеләр

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының уртак сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советлары депутатлары, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына муниципаль районның социаль-икътисади үсеше фаразы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.

Аннары депутатлар тарафыннан 2024 елга һәм 2025-2026 елларга Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы бюджетын кабул итү мәсьәләсе каралды. Бу мәсьәлә буенча доклад белән «Финанс-бюджет палатасы» МКУ рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Докладчылар булып Лениногорск шәһәре Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Дмитрий Ильин һәм контроль-хисап палатасы рәисе Фирдәүс Хәбибуллина чыгыш ясады. 2024 елга һәм 2025-2026 елларга Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетының төп характеристикаларын караганнан соң, шәһәр һәм район Советлары депутатлары бертавыштан бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Аннары депутатлар тарафыннан «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге уставларына үзгәрешләр кертү һәм муниципаль милектә булган күчемсез милекне арендага алуга кече һәм урта эшкуарлык субъектларының өстенлекле хокукын гамәлгә ашырганда сатып алына торган милеккә түләүне бүлеп бирү срогын билгеләү турында мәсьәләләр каралды.

Сессия күңелле мизгел белән тәмамланды :ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьевка Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины таныклыгы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International