Лениногорскида «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда яшьләрнең роле»дигән студентлар форумы узды

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Лениногорск Мәдәният сараенда педагогия колледжы, нефть техникумы, политехника колледжы һәм КНИТУ - КАИның Лениногорск филиалы студентлары катнашында «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда яшьләрнең роле» дигән студентлар форумы узды.

Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, юстициянең өлкән киңәшчесе, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эксперт Юрий Лихачев, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлнара Аглиева, Лениногорск шәһәре прокуроры Алексей Панишев, Лениногорск районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Новиков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов, учреждениеләр җитәкчеләре, депутатлар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте. Ул яшьләрнең эшчәнлекнең барлык өлкәләрендәге, шул исәптән коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашырудагы ролен ассызыклады.

Чарада катнашучыларга коррупция тарихы турында юстициянең өлкән киңәшчесе, коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча эксперт Юрий Лихачев җентекләп сөйләде.

Район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Аглиева яшьләрнең коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашырудагы роле турында сөйләде. Яшьләрдә коррупциягә каршы аң формалаштыру буенча алып барылган эш турында җентекләп тукталды.

Форум кысаларында видеороликлар күрсәтү оештырылды, шул исәптән форумда катнашучылар Лениногорск музыка-сәнгать педагогия көллияте студенты Алина Әюпованың видеоролигын карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International