Агымдагы елның 23 ноябрендә 10 сәгатьтә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар һәм инвалидлар өчен, Лениногорск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
Вакансияләр ярминкәсе Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 йорт, II кат адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85595)55907, 55899, 55894