20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск муниципаль районы территориясендә Мәгариф идарәсе бинасында бушлай хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү үткәрелде.
Чарада төрле структур оешма вәкилләре-Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы, опека һәм попечительлек секторы мөдире, нотариус, миграция хезмәте белгече, клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары, Суд приставлары хезмәте начальнигы урынбасары, адвокатлар коллегиясе вәкиле, миграция хезмәте бүлеге начальнигы урынбасары катнашты.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсе җентекле һәм компетентлы хокукый консультация алды. Мөрәҗәгать итүчеләргә әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен суд гаризаларын төзүдә бушлай юридик ярдәм тәкъдим ителде.