Рентген тикшерүләр үткәрү өчен заманча цифрлы аппарат Шөгер участок хастаханәсенә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Шөгер амбулаториясе мөдире Ринат Саттаров әйтүенчә, яңа заманча рентген җиһазы рентгенологик тикшеренүләрнең барлык төрләрен үткәрергә мөмкинлек бирә. “Җиһазның аның барлык өлешләре дә күчеп йөри, пациентның төрле торышында рентген сурәт ясарга мөмкин. Цифрлы технологияләр ярдәмендә тикшерү сәламәтлек өчен минималь зыянлык белән башкарыла, бу пациентлар өчен иң мөһиме. Тикшеренү нәтиҗәләрен озак көтәргә кирәк түгел, алар мөрәҗәгать итү көнендә әзер булачак”, - дип сөйләде Ринат Саттаров.
Яңа рентген-аппарат тар белгечлек табибларының эш нәтиҗәсен арттырыр һәм, һичшиксез, якындагы авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә тикшеренүне җиңеләйтәчәк, ә бу якынча 10 меңгә якын кеше.
Хәзерге вакытта рентген кабинетта аппаратның соңгы тикшерүләре тәмамлана һәм тиздән беренче пациентларны кабул итәчәк. Биредә табиб-рентгенолог Зөһрә Айткулова һәм рентген-лаборант Диләрә Арисламова эшләячәк.