Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!
Салкыннар башлангач, сулыкларда боз катламы барлыкка килә. Әмма сулыкларга керү тормыш өчен куркыныч. Кышын сулыкларда гомуми тәртип кагыйдәләрен үтәгез. Чанада, чаңгыда һәм тимераякта махсус җиһазландырылган урыннарда гына шуарга кирәк-беренче чиратта бу балигъ булмаганнарга кагыла. Ә кышкы балык тотуны яратучыларга кышкы сезонны иртә ачарга кирәкми.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге гражданнарны сак булырга чакыра. Онытмагыз, сезнең куркынычсызлыгыгыз үзегезгә дә бәйле. Ата-аналар һәм укытучылар балага җәрәхәтләнүдән саклану өчен тәртип кагыйдәләрен өйрәтергә, шулай ук аларны контрольдә тотуны көчәйтергә тиеш.
Әгәр дә бәхетсезлек очрагы булган икән, бу хакта шунда ук 2-75-77, 112 (Лениногорск муниципаль районы ЭДДС) телефоннары аша хәбәр итегез
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!