Лениногорскиның нефть техникумында Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу чарасы узды

2023 елның 17 ноябре, җомга

Лениногорск нефть техникумында һәм политехник колледжда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан чара узды.

Чарада студентлар өчен юл-транспорт һәлакәте темасына багышланган "Кредитка" фильмы күрсәтелде. 

Шулай ук, Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре быелның 10 ае эчендә шәһәр һәм районда нинди юл-транспорт һәлакәтләре булуы, аларның күбесе кызганыч тәмамлануы турында слайд-шоу ярдәмендә күрсәтеп сөйләде. 

Әлеге чара студентларны машина руле артында утырганда, йөрткәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә, бозмаска, үзең турында гына түгел, ә янәшәңдә утыручы якыннарыңның тормышы турында да уйларга чакырды. 

Чара флешмоб белән төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International