16 ноябрьдә «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка хезмәт күрсәтү социаль бүлекчәсенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Бүлмә үсемлекләренең төрлелеге һәм аларның әһәмияте»дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ халәтенә өй үсемлекләренең йогынтысы турында белемнәрне киңәйтү.
Өйдә социаль хезмәтләр алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә технология кысаларында йорт үсемлекләренең төрлелеген, аларның файдалы үзлекләрен, төсләрнең кәефкә йогынтысын өйрәнделәр.